КЫЗЫЛ ПОЧМАК и. иск. Нинди дә булса эшханә яки учреждениедә агитация һәм сәяси агарту эшләре алып бару өчен билгеләнгән бүлмә, бүлмәнең бер өлеше яки махсус конструкция (стенд). Көннәрдән бер көнне, узып барышлый гына, тулай торакның беренче катында урнашкан «кызыл почмак»ка күз салып узыйм дисәм, ишектән башым тыгуым булды, телсез-өнсез торып калдым. Р.Мөхәммәдиев. Экипажны кызыл почмакка чакырдылар. Эшне ташлап очтык. Кызыл почмак ялт итеп тора. М.Юныс. Һәм кызыл почмакта сыйланып утырганда, мөдир Сафатдин: – Нурсадә каравыл йортында бозауның дөньяга килгәнен сагалап утыра, – диде. М.Шаһимәрдәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә