КЫЗЫЛ ОЛА’У и. тар. Дәүләтнең ашлык җыю пунктларына ашлык тапшыру өчен, крестьяннар-колхозчылар тарафыннан оештырылган, берсе артыннан берсе бара торган, кызыл флаглар тагылган берничә олау. Юл бирегез, ашлык төяп Кызыл олаулар килә. Җыр. Председатель Тимерхан лодырь чутыннан йөргән Борһанга да хезмәт көненә тиешле ярты пот бодайны кызыл олау белән илттерде. М.Мәһдиев. Иген уңган елларда ашлыкны кызыл олаулар белән хуҗалыктан хуҗалыкка таратып йөрделәр. Ф.Садриев. Шушы ук юллардан кызыл олаулар белән илгә икмәк озаттылар... Р.Юсупова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә