КЫЗЫЛ МАРҖА и. диал. зоол. Кызыл кандалалар семьялыгыннан, колонияләр булып җирдә яши торган 9–11 мм зурлыгындагы кызыллы-каралы бөҗәк; мәчет тараканы, канатсыз кызыл кандала; русчасы: клоп-солдатик. Иске коймалар янындагы кызыл-кызыл марҗалар да бик һаваланып кына кояшның җылысында рәхәтләнәләр, туйлар ясыйлар. Г.Исхакый |