КЫЗЫЛ МАЛ и. иск. Тукымалар, мануфактуралар, аршынлы мал. Бу кәрванчы байларның берсе – Үргәнеч белән Казан арасында кәрван йөртеп сату итүче, эчке Русиядән Үргәнеч һәм Хивага кызыл мал, китап, Коръән, савыт-саба, тимер һәм чуен әйберләр шикелле фабрик һәм завод маллары илтеп, аннан ефәк, каракүл, илтер, җимеш һәм дөге шикелле нәрсәләр алып кайтып кәсеп итүче атаклы һәм данлыклы Мортаза бай иде. М.Галәү. Бүген төнлә Низам байның кладовоеннан егерме йөк кызыл мал төяп алып киткәннәр. К.Тинчурин. Иранның көньяк-көнбатышындагы Шираздан килгән Шәмсетдин Мөхәммәт атлы бай гына бер сәүдәгәр, Урта Азиядә алыш-биреш иткәннән соң, 1438 елның җәендә Сарай-Батуга 21 мең динарга Көнчыгышның татлы ашамлыкларын: алай, гамбәр, борыч, имбир, мөшкәт чикләвеге һ.б. алып килә дә кызыл мал, ягъни мануфактура төяп китә. Р.Фәхретдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә