КЫЗЫЛЛЫК и. 1) Кызыл булу. Карбызның эче кып-кызыл булса да, ул кызыллык кап-кара орлык белән кәрәзләнгән бит. С.Поварисов. Ә Хаҗәтнең өен тануы җиңел: кыегында язын да, көзен дә кызыл байрак эленеп тора. Кызыллыгы инде аның ташка үлчим, җилдә ашалып, төсен аныклавы да кыенлаша төшкән ---. Р.Зәйдулла. Ишеткәч, алар комач кебек кызардылар төсле. Төнлә аның кызыллыгы күренми дә инде. Н.Гыйматдинова

2) Кояш баткан яки чыккан чакта, күк гөмбәзе офык янында балкудан барлыкка килгән кызгылт төс, шәфәкъ төсе. Тышта әле артык караңгы түгел; шәфәкъ кызыллыгы караңгылыкны азрак сыеклатып тора. Ш.Камал. Кояш чыгышы ягыннан кызыллык беленде. А.Алиш. Карасу-кызыл моңсу кояш ерактагы таулар артыннан сүлпән генә күтәрелеп килә. Җир өстенә кызыллык иңгән. М.Юныс. Әнәс күзләрен көнчыгыш яктан күк йөзенә җәелә барган шәфәкъ кызыллыгына төбәп уйга калды. М.Шаһимәрдәнов // Янгынның, көчле атышның күктә чагылуыннан барлыкка килгән кызгылт төс

3) Канның тирегә күбрәк килүе аркасында, тәндә барлыкка килә торган кызыл төс. Хәят үзенең кызарганлыгын белә, колакларының ялкынсыз янганлыгын да сизә; һәм хәзер генә булып узган эш аның алдында томан эченнән карап, шатлыклы елмаеп торган шикелле була да, йөздәге кызыллык, колаклардагы яну тагы да көчәя иде. Ф.Әмирхан. Йөзләргә кызыллык йөгерде, күзләр майланып елтырады, сүз куера төште. М.Галәү. – Унөч тулды инде, үзем кадәр булды, – ди ул [ханым], һәм, ни өчендер, бөтен йөзенә кызыллык йөгерә. Ә.Еники

4) күч. Сул карашлы булу. Әби-бабайларның комсомолларга карата мондый мөнәсәбәте бер дә дин вә шәригать хөкемен өстен күрүдән түгел, бәлки бары тик аларның кызыллыкларын яратмауларыннан килеп туган сүзләр иде. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә