КЫЗЫЛЛЫ с. 1) Кызыл төстәге, кызыл төс катнашкан, кызыл төсмерле. Урамга купецлар туктаган, Кызыллы яулык алыгыз; Без ашаганга, без эчкәнгә Риза-бәхил булып калыгыз. Җыр. Ул әбинең балкыган тышка уты бик якты, ди; Һәм ул ут чиксез матур: күкле, кызыллы, аклы, ди. Г.Тукай. Карчык Газизәгә дигән кызыллы күлмәген күз алдына китереп уйлап торганда, картның әллә ниткән бер русны мактауларын, сагынып сөйләүләрен бер дә әһәмият биреп тыңламый. Ш.Камал

2) Катлаулы төсне белдергәндә: кызыл белән башка ниндидер төсләр аралашкан. Алар кызыллы-күкле, эреле-ваклы флаглар белән бизәлгән зур капкадан кергәндә, ярмарка халык белән кайнап тора иде инде. Ә.Фәйзи. Вәкил френч кесәсеннән кызыллы-зәңгәрле карандашын алды. М.Мәһдиев. Унбишенче уен да уртакка төгәлләнгәч, директор компьютер экранында пәйда булган кызыллы-аклы билгеләргә бакты. М.Шаһимәрдәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә