КЫЗЫЛЛАНУ ф. 1) Кызыл төс керү, кызылга әйләнү; кызару. Алландылар мәгъриб болытлары, Кызылланды кояшның нуры... Г.Рамазанов. Синең көлеңә тигәч, куллар кызыллана... Х.Бикколов // Кызыл булып күренү. Кадалды ук йөрәгемнең түренә, Кызылланып, җәрәхәттән кан ага. М.Җәлил. Кичә яшел, бүген кызылланып Балкый өстә безнең өтек байрак. Ф.Яхин 2) күч. сөйл. Сул карашлыга әйләнү, карашлары суллану; революцион юлга басу. [Гыйниятулла] --- бу вакыт эчендә сәяси яктан хәзер шактый ук суллашты, кызылланды. С.Җәләл. [Сөләйман:] Ә син алай артык кызылланып маташма! Һ.Такташ Кызыллана бару Торган саен ныграк кызыллану. [Чәчәкләрнең] Юылудан кызыллыгы бетми, Киресенчә, кызыллана бара. А.Нәҗми Кызыллана башлау Кызылланырга тотыну. Таң атып, офык кызыллана башлагач, төнне йокысыз үткәргән Мәргәннең алачыгына Сары Каен йөгереп керде. И.Хуҗин. Азатлыкка теше-тырнагы белән каршы торган монархист реакция елларында, җилкәсенә заман бүрәнәсе төшүдән куркып кызыллана башлый, хөкүмәтне халыкка хөррият бирмәүдә гаепли. С.Поварисов Кызыллана төшү Элеккедән дә ныграк кызыллану; бераз кызыллану Кызылланып алу Берара кызыллану. Сул карашлыга әйләнеп, берара кызылланып алу Кызылланып бетү Тәмам кызылга әйләнү Кызылланып йөрү Күптәннән бирле, соңгы вакытларда кызылланган булу (үтә сул карашлы булу). Әйткәннәр иде аны, калада бик тә кызылланып йөри, дип [Хәләф]. Ф.Яхин Кызылланып китү Кинәт кызылланган төскә керү; соңгы вакытта кызыллана башлау. Минем читегемнең битлеге бөтенләй кып-кызыл. Балтырының кайбер җирендә кап-кара нәрсә ялтырап торса да, кай җирләрендә кызылланып киткән, ул ала-кола. Г.Исхакый Кызылланып кую Тиз арада кызыллану Кызылланып тору Кызарган хәлдә булу. Моннан егерме еллар тирәсе элек тә сөякчел яңаклар шулай кызылланып тора иде. Ватаным Татарстан Кызылланып чыгу к. кызарып чыгу |