КЫЗЫЛ КАН ТӘНЧЕКЛӘРЕ и. биол. Тукымаларга кислород, сулыш органнарына углекислый газ йөртә торган кеше һәм хайван каны күзәнәкләре; эритроцитлар. Ихтыярсыз аклар һәм кызылларга бүленгән ватандашларның бер-берсе белән сугышуы организмдагы ак һәм кызыл кан тәнчекләренең үзара көрәшенә охшый. З.Мансуров. Чөнки кан составындагы кызыл кан тәнчекләре – эритроцитлар мембранасында сапонин һәм холестерин кушылмалары барлыкка килә. Ф.Закиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә