КЫЗЫЛКАНАТ и. зоол. Карплар семьялыгыннан төче суда яши торган кызыл канатлы балык; русчасы: краснопёрка. Төбенәчә яп-якты булып ялтыраган күл суында уйнаган кызылканат балыкларны карады, якын ук килгән бер алабугага кинәт тотам дип кулын сузганда егылып, өс-башын сулатты [Фагыйлә]. Г.Ибраһимов. Кызылканат та, алабуга да бар, имеш. Ә чуртан юкмы, чуртан? Ә.Еники. Уч төбенә сыярлык чабак һәм түбәнкә-ташбашлар, анда-санда кызылканатлар каптырырга яратам мин, әнә теге кызыл яр култыгына кармак ташлап. Ф.Яхин |