КЫЗЫ’Л ГӨМБӘ и. бот. Ал гөмбәчәләр семьялыгыннан, аксыл кызыл эшләпәле, үскән саен бүрәнкәләнә һәм йөнтәс кырыйлары кайтарыла бара торган ашарга яраклы гөмбә; йонлач (йөнтәс) гөмбә; русчасы: волнушка. Кызыл гөмбәне һ.б. эре гөмбәләрне тозлау өчен, эшләпәсен һәм сабагын аерым-аерым кисәкләргә бүлгәләргә кирәк. Й.Әхмәтҗанов |