КЫЗЫЛГВА’РДИЯЧЕ и. к. кызылгвардеец. Тротуарда эшсез, тамаша кылучы Англия триколорына киенгән кешеләргә караганда, йөзләре корымга буялган, җилкәләренә винтовкалар күтәргән сәләмә кызылгвардиячеләр аңа [Сөләйманга] бу юлы мәһабәтрәк тә, эчтәлеклерәк тә булып күренделәр. К.Тинчурин. Янә Петроградтан 600 матрос, 17 нче Себер полкы, Ш.Усманов җитәкчелегендә яңа гына оешып алган кызылгвардиячеләр отряды җибәрелә. С.Поварисов. Кызылгвардияче Солтан кызу-кызу бара. Г.Ахунов |