КЫЗЫЛГВАРДЕ’ЕЦ и. тар. Кызыл гвардия сугышчысы. [Батырхан:] Хатыннарыгызны, кызларыгызны плен алып, казармалар, күперләр юдырып, кызыл гвардеецларга никахсыз кияүгә бирерләр... К.Тинчурин. Бер төркем кызыл матрослар һәм кызылгвардеецлар ак офицерлар һөҗүменә каршы торырга, аларны үткәрмәскә, җиңәргә тиешләр. М.Юныс. 812 нче санлы таныклама исә Шакировның элекке кызылгвардеец һәм кызыл партизан икәнлеген раслый. Н.Юзиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә