КЫЗЫЛ ГАСКӘР и. тар. 1) к. кызыл армия. Хаклык алдын барчадан, Өстен барча нәрсәдән! Кызыл гаскәр көче берлән Өстен булды һаман. М.Җәлил. Гражданнар сугышы вакытында Гомәр кызыл гаскәргә языла, кулына корал тотып, совет властен яклый. Р.Мостафин 2) Кызыл Армия подразделениеләре. Күңелем дә, җаным да, иманым да бергә --- Очтылар сахралар, урманнар өстеннән, Куе калын томаннар эченнән Кызыл гаскәрләр өстенә. Һ.Такташ. Минск янында уратып алынган кызыл гаскәрләр, каршылык күрсәтмичә коралларын ташлап, немецларга әсирлеккә биреләләр. З.Зәйнуллин |