КЫЗЫЛ ГАЛСТУК и. тар. Совет чорында пионерлар муенга тага торган өчпочмаклы кызыл яулык. [Яшүсмерләрнең] Икесенең дә муенында кызыл галстук. Берсе авызына җиз торба капкан, икенчесе барабан аскан. М.Мәһдиев. Кызыл галстук аның муенында, ә күңеле һаман, һаман уенда. Д.Аппакова. Ә менә күкрәкләренә комсомол значогы таккан игезәк абыйлары белән муенына кызыл галстук бәйләп йөргән апасының исә әби кешене «диндар», «надан» дип атаулары һәм Алланың юклыгын тырыша-тырыша исбат итеп маташулары Илвирга һич аңлашылмый иде. М.Шаһимәрдәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә