КЫЗЫЛ БОРЫЧ и. 1) бот. Паслёнчалар семьялыгыннан кызыл кузаклар бирә торган көньяк үсемлеге, кузаклы борыч. Менә ул, кызыл борыч шикелле юан бармагын ничек кирәк алай бөгеп, Рәшадны якынрак килергә чакырды. А.Тимергалин. [Ибрай:] Помидор кирәкме, кыяр кирәкме, кызыл борыч кирәкме, үстереп өлгертәбез. М.Әмир

2) Шул үсемлекнең аш тәмләткеч буларак кулланыла торган ачы кузагы. [Ике стаканның] --- берсенә күп кенә итеп төйгән кызыл борыч салып, кашык сабы белән бик ныклап буташтыргач, Җиһангир картка тоттырды. Ш.Камал. Тәненең кызыл борыч белән угандай кызуына рәхәтләнеп бии-бии сөртенгәндә, чишмә өстендәге өянкеләргә күзе төште. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә