КЫЗЫЛБАШ III и. иск. сөйл. 1917 елгы инкыйлапка кадәр: шешәсенең авызы кызыл сургыч белән ябыштырылган аракы; төрек малае, фәсле малай. Карт-коры, мулла-мунтагай күрмәгән арада төшергәләү өчен, чиреге белән менә бу кызылбашларны китертеп куям... Г.Ибраһимов. Әнвәр кул сумкасы эченнән кызылбашны чыгара. Бутылканы уч төбенә бик каты итеп бәрә. Улы Касыйм, өйгә йөгереп кереп, чәшке алып чыга. А.Алиш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә