КЫЗЫЛБАШ II и. 1) тар. XV–XVI гасырларда Иран, Анатолия (Анадолу) һәм Азәрбайҗан территорияләрендә күчмә төрки кабиләләр берләшмәсенә караган кеше 2) тар. Фарсы, фарсы кешесе, иранлы. Мәскәү һәм Варшава фабрикантлары һәр елны әрмәннәр илә кызылбашларга көтәсегә ничә миллионлык мал саталар. Ш.Мөхәммәдев. Мөхәммәтҗан байга да бу фикер ошап куйды: – Без тимер юл үткәрсәк, әгелчәннең кызылбашлар, һиндлар белән сәүдәсенә китереп суга шул бу!.. Ә.Фәйзи 3) Шига, шигый мәзһәбендәге кеше. Бер кызылбаш безнең бүлмәбезгә кереп, үзенең Коръән китабын чыгарып, «һүәл-ләзи ---» аятен күрсәтеп, тәфсирен сорады ---. Үз мәзһәбләренчә намазны олылап, догаларны дөрес укуыннан бу кешене «яхшы галимдер» дип хисаплап калдым. Р.Фәхретдин. Урта гасырларда кызылбашлар хәрәкәтенә бәйле шигыйлар да аның исеме астында хәрәкәт иткәннәр. Ф.Яхин 4) кызылбашлар этн. күпл. XVIII гасырда Ираннан качып, Оренбургта татар халкы составына кергән качкын этник төркем 5) кызылбашлар күпл. Әфган халкы составына кергән, дари телендә аралаша торган аз санлы бер этник төркем |