КЫЗЫЛ БАЛЫК и. Мәрсин һәм сөләйман балыклар семьялыгына керә торган кыйммәтле балыкларның (чөгә, кырпы балыгы һ.б.) гомуми исеме // Шул балыкларның ите. Иртән торсам, әти белән әни мактый-мактый кызыл балык ашап утыралар. А.Гыйләҗев. 1640 елда Җаек елгасының Каспий диңгезенә койган урыннарыннан 16 гына чакрымда, казакларга сиздермичә генә, рус сәүдәгәре Гурий Назарьев тарафыннан, кызыл балык тоту өчен, эре балык промыселы (балык кәсебе) хуҗалыгы – --- укчылар сагындагы каланчалар белән таш коймалар куела. Т.Кәримов. Тиешле урында ишетсәләр, бу кадәр кара уылдык, кызыл балык өчен бу кешенең башын гомер буе төрмәдә черетәчәкләр ләбаса! Сөембикә |