КЫЗЫЛ БАЙРАК и. 1) 1871 елдан алып революцион азатлык көрәшенең халыкара символы буларак кызылга манган тукыма. Барысы да имәннең иң югары ботагына урнашкан кызыл байракка әйләнеп карадылар. К.Нәҗми

2) СССРның дәүләт байрагы. Юлның ике ягына да багана утыртып, капка сыман бер нәрсә ясап куйганнар. Аның башында Кызыл байрак җилферди. А.Алиш. Әй Кызыл байрак, Нур бир җиһанга! Әйдә, эшчеләр, Алга вә алга!.. М.Гафури. Ә Хаҗәтнең өен тануы җиңел: кыегында язын да, көзен дә кызыл байрак эленеп тора. Р.Зәйдулла. Шул көннән башлап [Алексей Иннокентьевич Антонов], Кызыл Байрак астына басып, 1962 елның 18 июненә кадәр Советларның Кораллы Көчләре сафында бертуктаусыз хезмәт итә. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә