КЫЗЫЛ А’РМИЯ и. тар. Совет армиясенең 1918–1946 еллардагы рәсми исеме. Шуңа күрә Кызыл армия сафларында татар-башкорт бригадалары акларны җиңүдә вакыты-вакыты белән хәлиткеч рольне уйный. Ә.Шакиров. Шулар өстенә, Киев шәһәрен югалту һәм тулы бер фронтның немецлар тарафыннан туракланып юк ителүе, фронтның командующие генерал Кирпоносның үзен-үзе атып үтерүе Кызыл Армия өчен зур фаҗига булды. З.Зәйнуллин. – Иптәшләр, белеп торыгыз, – дип сүзен тәмамлады ул,безнең Кызыл армия герман армиясен барыбер җиңәячәк, сугыш бетәячәк. М.Мәһдиев |