КЫЗЫЛАРМЕ’ЕЦ и. Кызыл Армия сугышчысы. Әти-әнисез калган Разинне авылга килгән бер кызылармеец шәһәргә алып китеп балалар йортына бирә. А.Алиш. Дошман самолёты күренә калса, тизрәк агачлар арасына яшеренергә уңай булсын дип, кызылармеецлар юлның ике ягыннан пар-пар тезелешеп баралар. Ә.Еники. Мичкә янәшә стенада башына йолдызлы шлем кигән кызылармеец, Колчак солдатын штык белән эләктереп, биек ярдан Тын океан дулкыннарына ыргытырга җыена... М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә