КЫЗЫЛ АРАКЫ и. Җимеш суларыннан әчетеп әзерләнгән исерткеч эчемлек. Карт, кайдандыр кызыл аракы алып кереп, очучының авызына чәй кашыгы белән азлап-азлап кына сала башлады. А.Шамов. Кызыл аракыга карлыган-кырлыган, җиләк яфраклары тутырып, сарымсак турап ит кыздырдык, кем әйтер начар дип?! А.Гыйләҗев. Җитмәсә, арба төбеннән бер кызыл аракы да чыкты. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә