КЫЗЫЛ АГАЧ и. 1) бот. Кипарисчалар семьялыгыннан көрәнсу кызыл үзагачлы, көньякта үсә торган мәңге яшел ылыслы агач; кызыл секвойя. Аларның [икеөлешлеләрнең] күбесе кыйммәтле үзагачы белән билгеле, мәсәлән, тик, кара һәм кызыл агач. Биология

2) Югары сыйфатлы агач әйберләр ясауда кулланылган кызыл һәм көрәнсу төсле кайбер кыйммәтле агачларның үзагачы. Йомшак урындыклар, көзгеләр, язу, туалет өстәлләре, алтын тышлы китаплар белән тулы кызыл агач шкафлар нечкә зәвык белән тезелгәннәр. Г.Ибраһимов. Идәндә озын аяклы кыйммәтле радиоалгыч. Кызыл агачтан! А.Гыйләҗев. Кызыл агачтан ясаган тартманы идәннән алып өстәлгә куйдым. М.Юныс. Кызыл агач остасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә