КЫЗЫЛ I с. 1. 1) Спектрның төп төсләреннән иң беренчесе төсле, кан төсендәге. Андагы [Шүлгәнташ мәгарәсендәге] эчке биек кыя битләренә кызыл буяу белән мамонтлар, атлар һәм мөгезборын сурәтләре ясалган. Р.Фәхретдинов. Ләкин еракка күз ташласаң, сугыш барган якта, кайдадыр офык артында ук, күк чите буйлап сузылган кандай кызыл шәүлә тибрәнә. Ә.Еники. Таралыр вакытлар якынлаша башласа, читән тыкрыктан кызыл француз яулык бәйләгән Садрикамал түти килеп чыга. З.Зәйнуллин 2) сөйл. Йоны, төкләре кызгылт көрән, куе җирән төсле (сыер, бозау төсе тур.). Шул көнне үк абзарны Закирдан киртә-салам белән бүлдерде, ялгаш куйдырды да кызыл башмакны сугымга ашатырга аерып япты. Г.Ибраһимов. [Күлнең] Ярында – аркылы-торкылы гранит ташлар. Кайсы кит балыгын хәтерләтә, кайсы дөя, кайсы кызыл сыер булып тездән су эченә кереп баскан. И.Салахов. Кара сыер астында кызыл бозау. Табышмак // Туры (ат төсе). Атыгызның берсе тимер күк, икенчесе кызыл туры идеме? Ә.Еники. Айгырдан да уңдылар алар, гәүдәгә ул тиклем булмаса да, киң күкрәкле, нык аяклы, озын мул яллы кызыл айгыр юртаклыкта үз ишләренә һич ал бирми торган иде. А.Гыйләҗев. Бәхет эзләп һаман, һаман алга чаба Ялкын яллы кызыл чаптарым! Р.Вәлиев // Җирән (кешенең чәче, сакалы төсе тур.). Кич утырырга йөрүчеләр арасында Мазлуманың сипкел битле, кызыл сакаллы җизнәсе дә бар. Г.Бәширов 3) Кызыл төс алган, беркадәр кан төсе кергән, кызарган. Урысның бер гавере – Төлкедәй кызыл чырайлы, Авызы төкле кенәж – Ул килеп басты йортымны. Дастан. – Урыска түгел, Иблиснең үзенә дә барырмын, иллә-мәгәр маңгай тирем белән тапкан бер тиенемне дә кешегә калдырмам, калдырмам дигәч калдырмам...– дип, сәке читенә зур, кызыл йодрыгы белән каты китереп сукты [Алтынбай]. Г.Ибраһимов. Нәкъ шушы минутта алар янына графин белән аракысын, тәлинкә белән закускасын күтәргән кызыл чырайлы бер юан кеше килеп басты. Ә.Еники 4) тар. Октябрь революциясенә, революциядә катнашучыларга, большевикларга, революцион эшчәнлеккә бәйләнешле; Советлар Союзына, Кызыл Армиягә караган. Шушы Варес тарафына карьера яратучы кызыл фикерле берничә язучы да туплана. Алар коммунистик рухтагы әсәрләр язып, эстон халкының нәфрәтенә дучар була. Ф.Баттал. --- авылның диндар картлары аны, кызын Пәнҗәрдә рус мәктәбендә укытканы өчен, көфер дип, кызыл мулла дип күзен ачтырмадылар. Г.Ахунов. Ни кызыл комсомол вә коммунистлар да «газиз бала» һәм «газиз җан» төшенчәләренең бер дә юк сүз түгеллеген аңлап, Аллаһы Тәгаләне исләренә төшерделәр. Ф.Яхин 5) иск. тар. Җәдитчеләр хәрәкәтендә катнашучы, җәдитчелек тарафында булган. Кызыл яшьләрнең бер төркеме Гәрәй Солтанның теленә, кискенлегенә иярә башлыйлар. Г.Ибраһимов 6) күч. Һич тайпылмыйча билгеле бер карашны яклаучы, эзлекле тарафдар булган, ортодокс булган. Әлхасыйль, бигрәк җете кызыл мөэмин булып кылана. Г.Тукай. [Муса:] Без һәр адымыбызда артык дәрәҗәдә кызыл, чәчрәп торган ортодокс булып кылангаладык. Ш.Маннур. Менә шул Гарифә җиңгинең мамык түшәкләре таланганнан соң, Совет власте аны алтмыш сигез яшьлек Мөбарәкҗан хәзрәт дигән кызыл муллага кияүгә бирә. К.Тинчурин 7) Ботаника, зоология, минералогия кебек фәннәрдәге кайбер тезмә терминнарның беренче компоненты буларак кулланыла. Син ач шунда кәнсир заводы, помидор кирәкме, кыяр кирәкме, кызыл борыч кирәкме – үстереп өлгертәбез. М.Әмир. Крыжовник һәм кызыл карлыган өчен җылылык һәм кояш нурлары кара карлыганга караганда күбрәк кирәклеге мәгълүм. Җиләк-җимеш бакчасы утырту. Кызыл элмә. Кызыл ярканат. Кызыл болан. Кызыл бүре. Кызыл якут. Кызыл лалә. Кызыл мәк. Кызыл солыча 8) Югары пробалы, саф (кыйммәтле металлар тур.). Әһә, син идеңме әле минем кызыл алтын тарагымны урлаган? Әкият. Йөрәксездер колын, әмма Кызыл алтын аның бәһасы, үзе инсанга юлдаш. Дәрдемәнд. Җиз дә түгел, кызыл бакыр Мунчадагы тазлары. В.Ильясов. Һәйкәл түбәсе кызыл бакыр, Җир астында батырлар ятыр. Ә.Бәюсов 9) Югары уку йортын «бик яхшы» билгеләре белән генә тәмамлаган студентларга бирелә торган (диплом тур.). Гел бишлегә генә тәмамларга, кызыл диплом алырга тиешле кыз ике фәннән дүртле билгесенә тапшырды. Д.Каюмова. Беренче улы Мәскәү университетының биология факультетын кызыл диплом белән тәмамлаган ---. М.Мәһдиев 2. и. мәгъ. 1) Кызыл төс. Мәктәп су янында, озынчарак, зур түгел генә бер бина булып, башы кызылга буялган, --- тышкы яктан әллә нинди иске су тегермәне яисә борынгы алпавыт утарларындагы ташланган флигель төсле килешсез вә кызганыч рәвештә күренә иде. Ш.Камал. Картоннан кисеп кызыл белән өртелгән биш чачаклы йолдыз түшәмнең нәкъ уртасына асылып, тирәләй нурлар чәчеп торган бер рәвешкә кертелгән. М.Фәйзи. Күркә дигән асыл кош Кызыл күрсә күперә. Х.Туфан 2) Помада. Бит-кулын юды, ирененә кызыл сөртте [Нина Михайловна]. А.Гыйләҗев. Әминә дә әүвәле битен корытты, аннары җиңелчә крем сылады, сизелер-сизелмәс кенә, чама белән, ирененә кызыл сөртте. Г.Минский. Калган җиде сумга нәрсә алырга? «Алтын балык» авторучкасымы, оекмы, таракмы, ирен кызылымы, --- браслетмы? Г.Мөхәммәтшин 3) к. кызыл аракы. Рәхмәй үзеннән дә өстәп ике шешә акны, бер шешә кызылны алды. Ә.Еники. Хәлим тиз генә эшен бетерде дә (ул урам себерүчесе булып урнашкан иде) кибеттән ике тәңкә дә егерме тиенгә бер «кызыл» алып чыкты. Р.Зәйдулла. Шуннан утырып аңлаттым да, кибеттән өч кызыл алып, күршемнең арбасына аттым, Хәсән абыеңны беләсең бит!.. Ф.Яхин 4) тар. Алтын. Шул теләк белән тудырдым, Дүрт кырлап учак өйдердем, Кызылдан бишек кылдырдым, Алтыннан чөмәк уйдырдым, Көмештән төбәк койдырдым, Уен осталардан уйдырдым, Сырын сырлаучылардан сырдырдым ---. Дастан. Бер чигәсе мең кызылга бетмәгән – Ханияң көбә бирәдер, Кисәнә, Идегәй, кисәнә! Дастан 5) кызыллар күпл. тар. Россиядә гражданнар сугышы вакытында революция тарафдары, революционер. Әле алпавытны туздырганга, кызыллар белән аклар сугышканга да былтыр гына кебек, ә исәпләп карасаң, бармаклар да җитми. Г.Толымбай. Дәүләкәнгә беренче тапкыр кызыллар килеп керделәр. Ә.Еники. Ихтыярсыз аклар һәм кызылларга бүленгән ватандашларның бер-берсе белән сугышуы организмдагы ак һәм кызыл кан тәнчекләренең үзара көрәшенә охшый. З.Мансуров 6) иск. Җәдитчеләр, җәдитчелек тарафдары (кадимчеләр телендә). Тирә-яктагы берничә мөгаллим өстеннән ниндидер бер карт мулла: «Алар кызыллар, алар падишага каршы халыкны котырталар», – дип әләкләгән. Г.Ибраһимов ◊ Кызыл авыз кимс. 1) Тапкыр телләнүче, кешедән көләргә яратучы кеше турында. Анда сезнең язучылар арасында кешедән көләргә яратучы кызыл авызлар да бар. С.Җәләл. Хәнифәнең ул эшкә барып җитәрлек аңы юк, ләкин бит яркәмнәр, авылның кызыл авызлары аның күзен ачмаслар, күңеленә коткы салмаслар дип кем әйтә ала. Г.Ахунов. Ул кызыл авыз парторг чагында гаеплеләрне сүксә, мулла булгач – вәгазь укып, үгет-нәсыйхәт тукып теңкәләренә тия иде! М.Шаһимәрдәнов; 2) иск. Кадимчеләрнең җәдитче яшьләргә карата кимсетеп әйтә торган сүзләре. [Шкафчы:] Әдәбият кичәсе, имеш! Анда авыз күтәреп җырлыйлар, ди, сөйлиләр, ди. Җыен кызыл авызлар чыгып скрипка, гармонь уйныйлар, ди. Г.Камал. 3) иск. Октябрь революциясен, Совет хакимиятен актив яклаучы кешеләргә карата мыскыллап әйтелгән сүз. [Камали:] Кара син аларны, замана фетнәләрен, ә, хәмсәмул булганнар, имеш. Кая качтылар әле үзләре? Бирермен мин сезгә, кызыл авызлар! Ф.Бурнаш. Бу хәерче кызыл авызлар кайдан килеп чыктылар соң, явызлар?.. Хәзрәтләр бар чагында урысны сайларга димлиләр бит. Г.Ибраһимов; 4) Яшь, тәҗрибәсез, дөнья күрмәгән кеше; буш сүз сөйләүче. Бу Казан кунагы ниндирәк кеше икән? Мужикның хәленә керерлекме, әллә кызыл авыз гынамы? И.Гази. Тәжрибәсез, дөнья күрмәгән, пешмәгән. Кит аннан, кызыл авыз, кит! Г.Камал. Кызыл авызлану Мактану, кәперәю, масаю. Кызыл авызланып, үзе теләп сугышка китмәс иде. Г.Зәйнашева. Бик тә тәкатең калмаган икән, фермада кызыл авызланырсың!.. Б.Камалов. Кызыл әтәч Янгын. Уникенче елны безнең Атҗабарны кызыл әтәч ялап алды. Бөтен кешенең диярлек йорт-җире янды, әтинеке читтәрәк булгач, зыян тимәде. М.Мәһдиев. Быел гына салган мунчамны кызыл әтәчтән талатыр хәлем юк. Г.Сабитов. Бу юллар язылганда, кызыл әтәч 60 гектарлап мәйданда котыра иде. Безнең гәҗит. Кызыл әтәч җибәрү Яшертен рәвештә ут төртү, яндыру. Байга үч итеп, йортына кызыл әтәч җибәрәләр. С.Поварисов. – Əүзе кулына бензин салынган канистр тоткан! – Ник?! – Сафатдинның өенә кызыл әтәч җибәрергә! М.Шаһимәрдәнов. Үзенә бер телем икмәк тә калмый торган итеп продналог салырга кирәк аңа, йорт-курасына кызыл әтәч җибәрергә кирәк. Ф.Баттал. Кызыл дөя бәясенә Бик кыйммәткә, югары бәягә. Интернет пәрәвезе буйлап үрмәли торгач, Украинага барып җиттек, ә үзебезнең иксез-чиксез киң илебездә юк яки шәхси заказ белән генә ясыйлар, җитмәсә, кызыл дөя бәясенә. Шәһри Казан. Кызыл җеп булып сузылу Төп идея булып аерылып тору, төп идея итеп чагылдырылу. Бу җырларның барысыннан да коллективчылык тойгылары кызыл җеп булып сузылалар. М.Җәлил. Әсәрнең тәрбияви функциясе шуннан гыйбарәт, ягъни, куркак булсаң да мәкерле булма, хәйләкәр бул, дигән формула бу әкиятнең башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузыла. Ф.Яхин. Ул хикмәтләрнең эчтәлегендә, шәригать таләпләрен төгәл үтәми торып, суфичылык белән шөгыльләнү, рухи үсү мөмкин түгел, дигән идея кызыл җеп булып үтә. В.Якупов. Кызыл камыт кидерү 1) Сую, бугазлау (терлек тур.); 2) Суеп үтерү. Шуларга теләктәшлек белдергәнең өчен генә дә синең муеныңа кызыл камыт кидерергә була. Р.Батулла. Кызыл камыт кию Суелу, бугазлану (терлек тур.). [Яшь көтүче Әйдүк:] – Авылга аклар килсә, кызыл камыт киясегезне белмисезмени, – дип сөйләнеп маташса да, сыерлар авылга аклар киләсен, килгәч аларга уңайсыз буласын аңларга теләмәделәр. Һ.Такташ. Кызыл кар яугач (яуганда) Бервакытта да, беркайчан да, һичкайчан (булмаячак эш тур.). [Галимә:] Булыр, көтеп тор әле син кызыл кар яуганын. А.Алиш. – Мин кайчан очучы булырмын да самолёт йөртә башлармын икән? – Кызыл кар яугач, – ди әнисе, он иләгән җиреннән көлемсерәп кенә. Р.Низамов. – «Галия» мәдрәсәсен төзегәч, шәкертләргә ятак булачак, билгеле. – Кайчан? Кызыл кар яугачмы? С.Поварисов. Кызыл кәгазь иск. Революциягә кадәр ун сумлык кәгазь акча. Ул хәзрәткә бер кызыл кәгазьне һәйбәтләп яудырырга кирәк. Г.Ибраһимов. Кызыл киселү к. кызыл кисү. Кызыл кисү Үтә катгый фикерле, фанатик карашлы булу. Мәрвәре күптән инде бик тырыш, бик уңган хозяйкага әверелде, кызыл кисеп, активист булып йөрүләре әллә кайчан бетте. Ә.Еники. Кызыл күлмәк кидерү (кидертү) Сую, үтерү (кешене). Берсе Хәлимгә пычак күрсәтеп китте: «Кара аны, студент, безнең кызлар янында бик чуалсаң, кызыл күлмәк кидертербез!» – дип, пычагы белән мәгънәле генә селтәнде. И.Гази. Кызыл сүз Риялы мактау сүзе. Кызыл сүзнең күчәре тиз сына. Мәкаль. Əгəр дəминем урында яшь, чибəр хатын булса, Вилданов (холкын яхшы белəм) аны да, кызыл сүзлəр сибə-сибə, баскычтан менəргəмəҗбүр итəр иде. М.Шаһимәрдәнов. Канның да, купшы, кызыл сүзләрнең дә төсе бер төсле иде... Ф.Бәйрәмова. Кызыл сыер к. кызыл әтәч. Алла сакласын, башыңа киләсе каза булса, кызыл сыер әнә шулай ялый да ала инде... Г.Бәширов. Кызыл тел Матур, оста һәм урынлы әйтелгән акыллы сүз. Һөнәр башы – кызыл тел. Мәкаль. Кыз авызында кызыл тел. Мәкаль. Кызыл үгездән сөздерү 1) Яндыру. [Бигәш:] Сөздерик кызыл үгездән [шүрәлене], – тотыйк та салыйк утка. Д.Гобәйди; 2) Ришвәт бирү; аракы эчерү. Кызыл фонарь иск. Фәхешханә. Ул гына да түгел – аны теге дөньяга, кызыл фонарьларга йөри имеш, дип сөйлиләр. Г.Ибраһимов. [Шәһәрдә] 1200 ләп рәсми «кызыл фонарь» йорты саныйлар. Г.Гобәй. Кызыл чүлмәк Авыз. Ара-тирә, ихтыярыбыз төкәнеп, [җиләкне] кызыл чүлмәкләргә дә шудыргалыйбыз. Ф.Шәфигуллин. Кызыл ыштан кидерү (кидертү) Малайларны сөннәткә утырту, сөннәтләү. Кызыл ыштан тегү к. кызыл ыштан кидерү. Шулай итеп, аны ышандырып йиткергәч, аңар: «Кызыл ыштан, тәти ыштан тегәмез, менә үлчик әле», – дип яткыра да, --- кисеп ала да, акыра-бакыра торган малайның җәрәхәтенә черегене сибеп, чыгарырга куша иде. Г.Исхакый. Кызыл ыштан үлчәү к. кызыл ыштан кидерү. Яхшы ата-ана баласы, кендек әбисе артына берне чәпелдәткәч, барлык сабыйлар сыман акырып елап җибәргән; көне килгәч, аңа да «кызыл ыштан» үлчәгәннәр, үскән-үрмәләгән, йөгереп тә киткән. А.Гыйләҗев |