КЫЗЫКТЫРУ I ф. 1) Нәрсәгә дә булса ия булу теләге яки соклану хисе тудыру; үзенә тарту, ымсындыру. Кызыктырмагыз әллә нинди зәңгәр күлле, бозлы-карлы тауларыгыз белән. Ф.Яхин. Ул авыл малайларын кызыктырып, ымсындырып, чакырып торган иң гаҗәеп, иң серле урын булгандыр… Г.Гыйльманов

2) Көнләштерү, көнләү хисе уяту. Ул аллы-гөлле зур резина туп күтәреп чыкмаган булса һәм аның белән бөтен малайларны кызыктырып уйнамаган булса, бернәрсә дә булмаган булыр иде. А.Шамов. Дилбәрнең теләсә кем каршында югалып калмавы, һәр очракта үткен сүз табуы аларны кызыктыра. К.Тимбикова

3) Нинди дә булса берәр эшкә дәртләндерү, берәр эш башкарырга, үтәргә теләк уяту. Солдат та, башка иптәшләре дә яңа килгән егетләрне мондагы эшкә кызыктыра һәм үзләре белән калырга димли иделәр. Ш.Камал. Әмма бер таныш гәҗитче иптәш, шалтыратып, бушка бер билеты барлыгы белән кызыктырып күндерде шул. Ф.Яхин

4) Кемдә дә булса берәр нәрсә белән кызыксыну хисе уяту; кызыксындыру, мавыктыру. Менә таушалган йөзле яшь кенә бер марҗа, ир-атны кызыктырмаммы дип, ахрысы, ботларын уйната-уйната киләп сарып йөри. М.Галәү. Аннары аулак өйдә калу да бик кызыктыра бит әле. Ә.Еники. Хәйдәр булачак хатыны турында артык озаклап уйламады, аны машина бик нык кызыктырды. А.Гыйләҗев. Ә мөмкинлекләр күп: төрле-төрле рекламалар, белдерүләр чит илләрдәге рәхәт тормышка кызыктыра, эшкә чакыра: стриптизёрша булып, официантка яисә хәтта ки фотомодель булып... Р.Зәйдулла

Кызыктыра башлау Кызыктырырга тотыну. Фазулланың бу нияте мине дә кызыктыра башлады. Г.Бәширов

Кызыктыра төшү Бераз кызыктыру

Кызыктырып йөрү Күптәннән кызыктыру

Кызыктырып килү Электән һәм даими рәвештә кызыктыру. Каргалы авылы һәм анда гомер кичергән олуг шәхесләр мине балачактан кызыктырып килделәр. Л.Хәмидуллин

Кызыктырып кую Кинәт кызыктыру уяту. Һадиның бер хаты Әскәрне кызыктырып куйды. А.Гыйләҗев

Кызыктырып тору Һәрвакыт, гел кызыктыру. Берсеннән-берсе матур бизәкле сыралар, коньяклар шыплап тезелеп, ерактан ук кызыктырып тора шул. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә