КЫЗЫКТЫРГЫЧ с. 1. Нинди дә булса ягы белән кызыксыну уята торган; мавыктыргыч. Ә бүгенге көн шулкадәр матур, Зөфәрнең тирә-ягы искиткеч бай, кызыктыргыч дәрәҗәдә төрле-төрле иде. А.Гыйләҗев. Күңелегезгә авыр алмагыз, сезнең тәкъдим сезгә я миңа бик тә аңлаешлы, бик тә кызыктыргыч булса да, кызганычка каршы, татарча түгел шул. Х.Сарьян. Өстәвенә кызыктыргыч бер уй иркәләде төшкән күңелне: ---. С.Баттал

2. рәв. мәгъ. Кызыктырып, игътибарны җәлеп итеп. Киленнәр дә озак көттермәде, шәрә балтырларын кызыктыргыч ялтыратып, алар да [буага] төшеп җитте. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә