КЫЗЫКСЫНУЧАНЛЫК и. Кызыксынучан булу. Ләкин малай барган җирендә дә үтә кызыксынучанлыгы һәм тиктормаслыгы аркасында нинди дә булса бер маҗарага тармый калмый иде. М.Шаһимәрдәнов. Фил миңа каш астыннан карап куйды. Мондый кызыксынучанлыкны яратып бетермәде булса кирәк. Р.Зәйдулла. Аның яшьтән үк кызыксынучанлыгы, барысын да үзе төпченеп аңларга, белергә омтылуы, күргәннәрен-белгәннәрен сеңдереп бару гадәте була. Ф.Галимуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә