КЫЗЫКСЫНУЧАН с. Һәр яңа нәрсә белән кызыксыну гадәте булган, һәрнәрсәне белергә омтылучан. Башка чакларда җәмәгать эшләре белән кызыксынмаучан чабатачы һәм чыптачылар да, эшләрен бүлеп, яланаякка тишек киез ката элеп, үтәли җил өреп торган иске чикмәннәрен киеп, шунда йөгерделәр. М.Галәү. Суфиҗан – кечкенәдән бик кызыксынучан малай иде ул. Р.Сабыр. Кызыксынучан карашлы Көмеш Елгалар арасында, башларын чак кына бер-берсенә таба авыштырып, Мисбахетдин белән Шиһабетдин сөйләшеп маташа. М.Шаһимәрдәнов |