КЫЗЫКСЫНУ II и. Берәр кешегә яки нәрсәгә карата булган игътибар. Шуңа күрә ниндидер могҗиза белән бу авылда сакланып калган бердәнбер ала каз безнең солдатларда зур кызыксыну тудырды. Ә.Еники. Адресларына кадәр күрсәтүемнең хикмәте шунда ки, хәзерге һәм киләчәк буын кешеләре дә олуг язучыларыбызның кай тирәдә, кайсы йортларда, нинди шартларда яшәп, кайсы урамнар буйлап йөри-йөри фани дөньядан китүләрен тыштан карап булса да белсен, кызыксынулары куәтле булса, кереп карарга да мөмкинлек тапсын димәктән…Ф.Баттал. Җитди кызыксыну тудырды бу миндә. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә