КЫЗЫКСЫНУ I ф. Кем яки нәрсә турында булса да күбрәк белергә тырышу; кемгә яки нәрсәгә дә булса игътибарны арттыру. Тынычланып, элекке халәтенә кайткач, сүзне ул Әкрәм кариның үзенә күчерде, аның эше-кәсебе белән кызыксынды, шәһәрдәге йомышы турында сорашты. М.Галәү. – Нимесләр көчкә ничекләр, алдырып буламы аларны? – дип кызыксынды Гыйният. З.Зәйнуллин

Кызыксына бару Торган саен кызыксыну арту. Нәфисә сөйләгәндә, Мансуров, торган саен ныграк кызыксына барып, ара-тирә аңа да күз төшереп алгалый. Г.Бәширов

Кызыксына башлау Кызыксынырга тотыну. Николай Николаевич яшь мастерның уңышлары белән тагын да ныграк кызыксына башлады. Г.Ахунов. Үзенең серле хәрабәләре белән бу кала Русиядәге археология фәнендә исемле галимнәрне дә кызыксындыра башлый. М.Хәбибуллин

Кызыксына төшү Тагын да ныграк кызыксыну. Николай Михайлович моны ничектер эчке бер кызгану белән әйткән кебек булды, һәм мин моңа, билгеле, игътибар итмичә калмадым, шунлыктан тагы да кызыксына төшеп сорадым ---. Ә.Еники. – Син соң ни киңәш итәсең, Сатылмыш? – диде хан, кызыксына төшеп. Н.Фәттах. Мин аңа, тагын нинди әкәмәт сүз әйтер икән бу чибәркәй дигәндәй, кызыксына төшеп һәм төбәлебрәк карап тора башладым. М.Шаһимәрдәнов

Кызыксынып алу Бер вакытка гына кызыксыну. Акча биргәндә, Сенатор процентлар алырга теләмәде, бары бу кадәр сумманың нигә кирәк булуы белән генә кызыксынып алды ---. Р.Мирхәйдәров

Кызыксынып бару Күптәннән даими рәвештә кызыксыну. Башка халыклар әдәбияты белән кызыксынып барган хәлемдә, үзебезнең татар прозасын бик хөрмәт итәм, аны инде күптән дөнья аренасында үз урынын алырлык зур әдәбият дип карыйм. М.Кәбиров

Кызыксынып карау Кызыксынырга тырышу, белергә омтылу. Клара аларның көнкүреш хәлләре белән дә, читләтеп кенә булса да, кызыксынып карады. Ә.Еники

Кызыксынып йөрү Күптәннән кызыксыну. Бу хәл белән күптәннән инде фаҗиганамә язучы Төтенбаш кызыксынып йөри ---. Р.Нуруллин

Кызыксынып килү Электән һәм даими рәвештә кызыксыну. Бу өлкәдә әлегәчә аерым һәвәскәрләр генә кызыксынып килде. Ә.Кәримуллин

Кызыксынып китү Соңгы арада яки берәр вакыйгадан соң кызыксына башлау. Шуңа күрә ул мине шунда ук үтермәде, ә киресенчә, кызыксынып китте. В.Исламетдин. Авыр атлетика, культуризмда беренче уңышка ирешсә, кызыксынып китүе мөмкин. Сабантуй

Кызыксынып кую Кинәт кызыксыну уяту. Ишек төбендәге кеше, кыңгырау шалтыратып, карлыгып беткән тавышы белән «пожалсто, пожалсто» дип кычкыра-кычкыра, тамашачылар җыйный, Тукай да кызыксынып куйды: – Карап чыкмыйбызмы, Мәрҗән? М.Галәү. – Мин үзем дә нәкъ шундый фикердә, ә син ничек шундый фикергә килдең, Рәшит абый? – дип, бик нык кызыксынып куйды Фәнис. Ш.Алпар

Кызыксынып тору Һәрвакыт, әледән-әле кызыксыну // Кызыксынуны кирәк дип табу. Бикәгә бу турыда әйткәннәр иде инде, ләкин урдада ул андый нәрсәләр белән кызыксынып тормады. Н.Фәттах. Мин ул кадәресе белән кызыксынып тормадым. Ф.Шәфигуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә