КЫЗЫКСЫНДЫРУ ф. 1) Кемдә дә булса кызыксыну уяту; кемнең дә булса уен, игътибарын җәлеп итү. Вәлиевне бер момент кызыксындырды, ахры, ул сорау биреп куйды: – Сезнең чыгышыгыз ничек? А.Алиш. Хикмәтле камчы шунда ук барысын да бик кызыксындырды. Ә.Еники. Аннан соң хатынны ниндидер негрлар, индеецларның мәсьәләләре кызыксындырмый иде. Р.Батулла 2) Хуплап, ярдәм итеп, кемдә дә булса берәр эш башкарырга, эш сыйфатын яхшыртырга теләк тудыру. Премияләр белән кызыксындыру Кызыксындыра бару Торган саен ныграк кызыксындыру Кызыксындыра башлау Кызыксындырырга тотыну; кызыксыну хисләре уятып җибәрү. Ихтыярның фикере аны да кызыксындыра башлаган ---. Раз.Вәлиев Кызыксындыра төшү Тагын да кызыксындыру, бераз кызыксындыру. Озын гәүдәлесенең документы зәңгәр фуражкалы кешене кызыксындыра төште, ахры, кесәсеннән телеграмма чыгарды. А.Алиш Кызыксындырып җибәрү Кинәт кенә кызыксындыру. Шунысы гаҗәп, бу формула психиатрны да кызыксындырып җибәрде. А.Тимергалин Кызыксындырып тору Гел, һәрвакыт кызыксындыру. Журналист һәрвакыт укучыларын үз фикерләре белән кызыксындырып торырга тиеш. Безнең гәҗит |