КЫЗЫКСЫЗ с. 1. 1) Кызыксыну уятмый торган; күңелне, игътибарны җәлеп итми торган. [Галиябану:] Унөч яшемнән алып йөрәгемә кереп утырган Хәлилем бар чагында, аның кызыксыз байлыгына бер дә исем китми. М.Фәйзи. Бу кызыксыз, шау-шулы мәҗлестә, ялгызлыкка бирелеп, Ләйләне генә уйлап, Ләйләне генә сагынып утыру аңа гүя ниндидер моңсу, хәсрәтле бер рәхәтлек китерде. Ә.Еники. Бу кызыксыз, мәгънәсез тамаша Сөләйман хәзрәт күңелендә нинди хисләр кузгаткандыр, билгесез. М.Шаһимәрдәнов 2) Күңелгә ошамый торган, күңелсез; начар. [Лутов:] Бүген шактый кызыксыз бер вакыйга булды. Ш.Камал. Аның сүзе дә яман түгел иде. Әмма бик текә кисеп әйткәнгә күрә, миңа шактый кызыксыз тәэсир ясады. Ш.Камал. Кызыксыз хәл килеп чыгу 2. рәв. мәгъ. Кызык түгел, кызыксыну уятмыйча, игътибарны тартмыйча. Ләкин Сәмигуллин әйтә: ул беренче баруда гына шулай кызыксыз тоела икән. Ш.Камал. Мин беләм шундый шәхесләрне: аларның куәсе дә бар, иҗаты да мул, ләкин кара-каршы әңгәмәдә алар югалып кала, сөйләшергә сүз табалмый интегә. Сөйләгәндә дә коры итеп, кызыксыз сөйлиләр. Р.Батулла |