КЫЗЫКЛЫК и. 1) Кызыксыну уятырлык, гаҗәпкә калдырырлык, күңелне тарта торган булу; мавыктыргыч булу. Шуңа күрә дә андый шәхси хисләрнең бүтәннәр өчен кызыклыгы да чамалы. Р.Фәйзуллин. Шунлык белән генә дә күп кенә ирләр өчен, өйләнгәннән соң, үз хатыны белән җенси мөнәсәбәткә керү кызыклыгын югалта. Ватаным Татарстан 2) иск. Мәнфәгать; мавыгу. Әйе, татар хатыны берлән үз тормышын бүлешер өчен, барын-югын бергә күрер, бергә татыр өчен, татар баласы булгач, татар гаиләсе ясап, татар балалары тудырыр, үстерер өчен, үзенең шәхси кызыклыкларын корбан итте. Г.Исхакый |