КЫЗЫКЛЫ с. 1) к. кызык 1. (1, 2 мәгъ.) Үзенә бертөрле кызыклы, катлаулы тормыш кайный иде бу кырмыска оясында. М.Галәү. Мактанудан түгел, ә мисал итеп кенә мин сезгә бер кызыклы вакыйга сөйлим әле... Ә.Еники. Ләкин пьесаны аныңча эшли башлагач, кызыклы урыннары төшеп кала. Ф.Яруллин 2) махс. Мавыктыргыч, мавыктыра торган. Кызыклы физика 2. рәв. мәгъ к. кызык 3. Ә ул, кешеләргә карап, кызыклы гына иттереп күз кысты да: – Картларны сыйламаганда да ярар иде, әнә егетләрне кирәк, – диде һәм бердән генә йотып та куйды. Ш.Камал. Ә «Казан утлары»ннан башка әдәбият дәресләре кызыклы үтә алмый, укучыларны бүгеннән үк журналны укырга күнектерергә, тәмен белергә өйрәтергә, тирән белем чыганагы икәненә инандырырга кирәк. Р.Фәйзуллин. Икенче бер төркем --- белән танышу да бик кызыклы узды. Безнең гәҗит |