КЫЗЫКЛАНУ ф. сир. 1) Кызыклы күренешкә әйләнү, үзенә бер төрле кызык төс алу. Безнең көрәш шушы сөю белән Кызыкланды, Үсте, Ямьләнде. М.Җәлил. «Ы»ны ялгыш «ый» дисәң, Кызыклана бигрәк. Мөҗәһит 2) сөйл. Кызык табу; мавыгу. Кызлар аерым бер төркем булып күзгә бәреләләр. Алар нәрсә сөйләп кызыклана торганнардыр – белеп булмый. М.Гафури. Балаган янына барып, курчак сөйләгәнне тыңладылар һәм, кырыгынчы мәртәбә ишетүләре булса да, әүвәлге мәртәбәдәге шикелле кызыкландылар. Ф.Әмирхан Кызаклана бару Торган саен кызыклану. Атна кичләрне була торган гадәтчә җыр кичәләре Габдулла һәм аның иптәшләренең берәр төрле яңалык кертүләре белән төрлеләнә, кызыклана барды. Ә.Фәйзи Кызыклана төшү Берникадәр кызыклану, бераз кызыкка әйләнү Кызыкланып китү Кинәт кызыклану |