КЫЗЫ’К ИТҮ ф. Мәзәк өчен кешене уңайсыз хәлдә калдыру, шаярту. – Зариф, әйдә, директор сине чакыра, кызык ит әле үзләрен! – дип, мине өстерәп диярлек залга чыгарды. Р.Яхин. Менә шуннан башта яшьтәш малайлар, аннан авылдашлар, кызык итеп һәм үз итеп, «карак» дигән кушамат тактылар үземә. Р.Мөхәммәдиев. Ә-ә-ә, шулаймы, кызык итим әле мин сезне, дидем дә, «эһе-е, эләктегезме» дип, ишекне ачтым. Г.Галиева |