КЫЗЫКАЙ и. к. кызый. Кызыкай миннән нидер көтә, кулындагы җәтмәне кулдан кулга күчерә, кул беләзеге бау эзеннән сырланып, кызарып беткән. А.Гыйләҗев. И кызыкаем, япь-яшь башыңнан каян килә сиңа шулкадәр усаллык, ә? Г.Галиева. Шундый да ягымлы елмая кызыкай, янәшәсендә мин булгангамы әллә? Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә