КЫЗЫК с. 1. 1) Кызыксыну уята торган, кызыксындыра торган, игътибарны җәлеп итә алырлык; мавыктыргыч. Арада кызык бер әңгәмә бара. Г.Ибраһимов. Һич борын төшерми, кайгырмый, нинди дә булса бер кызык уен, сүз табып кына тора. И.Салахов. Ныклабрак карагач, күз алдында гаҗәеп кызык манзара барлыкка килде: әнә алан читендә, куе, мәһабәт нарат ышыгында, яртылаш җиргә иңгән алачык тора, аның янында икенчесе, кечерәге. Г.Гыйльманов. Кызык китап. Кызык вакыйга. Кызык кино 2) Көлкеле, көлдерә торган, мәзәк. Ул үзе турында да, башкалар турында да гаҗәеп моңлы итеп сөйли, гыйбрәтле хәлләр белән рәттән көлеп туймаслык кызык мәзәкләр сөйләү остасы да. Р.Батулла. Кичә бакчада бер кызык хәл булды. Ф.Яруллин. Кызык булмаса да кызык чыгарып, дәррәү көлешеп алган булдылар. Р.Мөхәммәдиев 3) сөйл. Үзенчәлекле, үзенә бер төрле; гадәти түгел, оригиналь. Кызык халык соң бу кешеләр, менә инде очарга гына торалар. Ш.Камал. Кызык та син, адәм баласы! Н.Арсланов. – Бигрәк кызык кеше сез! – диярәк хуҗам сөйләнеп калды, мин, үземә чыгып, тизрәк телефонга ябыштым.Ф.Яхин 2. и. мәгъ. 1) Кызыксыну уята торган, күңелне җәлеп итә торган әйбер яки күренеш; кызыклы, мавыктыргыч нәрсә. Аларның күбесе бирегә кызык карарга, ягъни йөзләрен ачык йөртүче татар хатын-кызларын күрергә дип килгән иде. М.Галәү. Бернинди кызык та, матурлык та тапмады ул [Клара] анда [авыл җирендә]. Ә.Еники. Сигезенче сыйныфтан бирле шушы егет кисәге аның артыннан калмый, әле бакчаларына сикереп төшеп, сандугач булып сайрый, әле бүтән кызык уйлап табып, тынгы бирми. Ф.Яхин 2) Көлкеле нәрсә, эш, көлдерә торган күренеш; мәзәк. Кымыз барда кызык бар. Мәкаль. Базардан базарга, кунактан кунакка гел бал, кымыз эчеп тә кызык сөйләп, җыр җырлап йөргән бу кешенең мулла булуына ышануы да читен иде. Ә.Еники. Җантимер аларга төрледән-төрле кызыклар сөйләп бетерде, чая кыз һаман да аның беләгендә йөрде, күңеле хушланудан айный алмый идеме, әллә шушындый егетне күптән эләктерәсе килгәнме? Ф.Яхин 3) Берәр нәрсәнең яки эш-хәрәкәтнең кызыктыра торган ягы, үзенчәлеге. Шул сүзләрдән көннең бөтен кызыгы бетә, рәхәте китә. Ф.Җамалетдинова. Дөньяның кызыгы, яме калмады, Кем авызга алсын черек алманы? Р.Ханнанов. Адәм баласын билгесезлек җәлеп итми башласа, дөньяның кызыгы бетәдер ул. Ф.Яхин 3. рәв. мәгъ. 1) Үзенә бер төрле рәвештә, оригиналь булып; мавыктыргыч булып. Аның болай сөйләнүе башкаларга кызык тоела. Ш.Камал. Ә минем истә: ул вакытта бу сүзләрең үземә бик тә кызык тоелган иделәр. Ф.Яхин. Гөлфаяга кызык булып китте. Ә.Дусайлы 2) Көлкеле итеп, көлдереп. Мәҗлес кызык барды. Г.Ибраһимов 4. кер. сүз мәгъ. Кызыксыну уятуны белдерә. Кызык, нишләп торасы килми икән аның шундый яшь углан янында? Н.Фәттах |