КЫЗЫЙ и. сөйл. фам. Кыз кеше яки гомумән хатын-кыз турында беркадәр фамильярлык төсмере белән сөйләгәндә, яисә аңа мөрәҗәгать иткәндә кулланыла. Хәят аның күзләрендә: – Я әле, кызый, син шәпме? Миңа катын булырга ярарлыкмы? – дигән сүзләрне күрә дә Салихтан да, үз-үзеннән дә ояла, әллә нәрсәдән хурлана. Ф.Әмирхан. Күрәсең, кайчандыр яшь кенә кызыйга булган мәхәббәттән тыш, аның эчендә озак еллар буенча ниндидер бүтән кичерешләр дә акрынлап җыела килгән. Ә.Еники. Егет-җиләннән тартынып, уеннарга чыкмады кызый, кичке утырмаларда да гел почмак якта гына утырды, бүтән кызлар кебек идән такталарын сыгылдырырлык итеп бию бәхетләре тимәде аңар. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә