КЫЗЫГУ II и. 1) Мавыгу, кызыксыну. Соклану һәм кызыгуга ихтирам дигән тагын бер хис килеп өстәлде. Г.Әдһәм. Һәрхәлдә карчык артыннан күзәтүе хәер акчасына кызыгудан түгел. М.Кәбиров 2) Көнләшү, көнләү хисе. Мәгълүм ки, кызыгуны «китап» та яманламый. Ф.Әмирхан. Ни хасият көнче кызыгудан, Язмышыңа ләгънәт атудан?! М.Сәгъдиев |