КЫЗЫГУ I ф. 1) Нәрсәне дә булса булдырырга теләү, аңа ия булырга омтылу. Тотыш ачу белән кулын тартып алды да көмешкә кызыккан иргә сугып җибәрде, ач яңаклыга аягы белән типте. Н.Фәттах. Менә ни өчен бу болынга бер кеше дә кызыкмаган! Ф.Яхин 2) Күңел төшү, күз кызу, ымсыну. Синең кай җиреңә кызыкты икән инде ул татарның бичара баласы? Р.Галиуллин. Егерме тәңкә иде алганда [пенсиясе], авызы явыз, тәмлегә кызыкты, бер тәңкәлек чуклы кәгазьле кәнфит алып кайтып суырып бетерде [Бибинур]. А.Гыйләҗев. [Шөһрәт:] Кызыгам. Кем шундый кәләшкә кызыкмасын! Ф.Яруллин 3) Көнләшү, көнләшеп карау; көнчелек хисе туу. Көтмә күңел, өмет итмә: Ятларда шул сөйгән ярың. Кызыгып гомер үтәр микән Бәхетенә парлыларның? Ф.Дәүләтбаев. Апалары: «Килмә, йөрмә!» – дип кусалар да, ул [Исхак] уенга еш төшә. [Гармунчы] Шадра Василгә кызыгып карап тора. А.Гыйләҗев. [Бөкресе булганнарның] Кайберләре үзләренең гариплекләреннән читенсенеп, кешеләр белән аралашмас була, кимсенә, мескенлеккә төшә, сәламәт яшьтәшләренә кызыгып, ялгызлыкта яши. Р.Батулла Кызыга башлау Кызыгырга тотыну. Юкса Мәскәү өлкәсендә угрылар ветераннарның хәрби бүләкләренә кызыга башлаган икән. Ватаным Татарстан Кызыгып йөрү Күптәннән кызыгу, кызыгу хисе кичерү. Минем андый карандашым юк, малайларда күреп, андыйга әллә кайчаннан бирле кызыгып йөри идем. Г.Бәширов. Мин дә күптән кызыгып йөргән ике дәү курчакны кочаклап өйгә кайттым. Л.Хәмидуллин. Ханиев Нәсимәгә яшертен генә кызыгып йөри иде бит. М.Шаһимәрдәнов Кызыгып китү Кинәт кызыга башлау Кызыгып кую Кинәт азга гына, бер мәлгә кызыгу хисе уяну. Без бермәл аларга [Идеал белән Ләмигага] кызыгып та куйдык хәтта. М.Шаһимәрдәнов. Кем белә, авылда күз атып йөргән берәр ярлы-ябагай кызыгып куеп, эшне бозуы да бар. Ф.Яхин Кызыгып тору Әле, хәзер, сөйләп торганда кызыккан хәлдә булу |