КЫЗЧЫК и. Кечкенә кыз бала, кече яшьтәге кыз. Монда бит аның анасы, хатыны калган иделәр, аның бит кечкенә кызчыгы да бар иде... Алар кайда соң? Ш.Камал. Ул чакта бәләкәй генә бер кызчык иде әле Саҗидә. М.Галәү. Ә кызчыкны нәкъ курчак төсле итеп киендергәннәр ---. Ә.Еники // Яшүсмер кыз. Кызлар киткәч, Михаил урындыкның аркасынарак ята төште дә аякларын киеребрәк алга сузды һәм: – Шулай ук бу кызчык минем башны әйләндерермени? Матурлык! Менә матурлык! – дип уйланды. Ф.Әмирхан. Ул үзе туктаган турыдагы йортның тәрәзәсен шакыды, тәрәзәне унике-унөч яшьләрдәге кызчык ачты. А.Гыйләҗев |