КЫ’З ЧАК и. Кияүгә чыгуга кадәрге хәл, кызлык (2 мәгъ.) чоры. Кыз чак – кояшлы көн. Мәкаль. Озак күзәтеп йөргәнгә, ахры, менә хәзер ул [Локман карт] Зәйтүнәнең кыз чагын шактый ачык итеп күз алдына китерә ала. Ә.Еники. Хатыны Газизәдән дә бик уңды ул, кыз чагында чибәр булды, гаилә коргач, тәүфыйгы артты, эшчән вә тырыш та иде. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә