КЫЗ-ХАТЫН җый. и. сөйл. Хатын-кыз. Мәйханәдә халык шактый иде. Арада «тегенди» кыз-хатыннар да күренгәлиләр. С.Сүнчәләй. Мин монысына бик ышанмадым, кыз-хатын арттырып сөйләргә ярата бит, үзегез беләсез. Р.Зәйдулла. Ачылган сер – урамда шәрә йөргән кыз-хатын бит ул. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә