КЫЗУЛЫК и. 1) Эсселек, эсселек дәрәҗәсе, югары температура. Ул аның башын тотты. Ут кебек яна торган баштан кызулык өреп китте. Г.Исхакый. Көннең кызулыгы кайта башлаган булса да, сулыш алырга авыр иде. Ш.Камал. Өй эчендәге кызулыктан миләр пешәрлек була. Г.Галиева 2) Тизлек. Зәһәр ысылдап, Ибәтулла абзый Гамисны күтәреп җиргә бәрде дә, атына атланып, килгән кызулыгы белән чаптырып китеп тә барды. М.Галиев. Тикшерү пунктына якынлаша башлаганда, шофёрым кызулыгын киметте. Безнең гәҗит 3) Ашыгычлык. Аннан соң да озак ял итеп ятмадылар, тиз-тиз генә тамак ялгап алдылар да шул кызулык белән елга аръягындагы басуларга чыгып киттеләр. Г.Гыйльманов. Бераз тынычлана төшкәч, үзенең кызулык белән иренә әйткән сүзләрен кабат-кабат исенә төшерде һәм бу гаугага үзенең төп гаепле кеше икәнен аңлады. Д.Каюмова. Ул кызулык белән Сөмбел апага да кимсетүле сүзләр әйтеп ташлый. Безнең гәҗит 4) Нинди дә булса эшне тиз башкарырга омтылу, ашкынучанлык. Алтынбай гаҗәп бер кызулык белән эшкә тотынды, бер көн кичектерми, кар яуганчы яңа хуҗалыгын аякка бастыру эшенә кереште. Г.Ибраһимов. Яшьләр шунда ук суд ясарга хәзерләнделәр. Тик Петров кына аларның кызулыгын бераз сүрелдерде. К.Нәҗми. Карт урманчының бу сүзләре Газинурның кызулыгын беркадәр сүрелдерде. Г.Әпсәләмов 5) Җанлылык, активлык. Кешеләр Насрыйның сүгенүенә илтифат итмәгән төсле кылансалар да, көлү, кычкыруларның кызулыгы сүрелде. Ш.Камал. Ара-тирә бәхәс кызулыгы белән арттырып җибәрүе дә юк түгел. Г.Тукай 6) күч. Ярсу, ярсу тойгысы. Коданың әзрәк кызулыгы бар инде, нишләтәсең. З.Зәйнуллин. Ул әле генә сөйләгәннәренең кызулыгыннан айнымаган һәм һаман уйларының очын эзләп башын катыра иде. Ф.Яхин. Таңнурның: «Гаеп миндә түгел, сездә, күсәкнең юан башы сезнең җилкәгә төшәчәк», – дигән җавабы уйланып җитмәгән, бары тик кызулыктан гына әйтеп ташланган шикелле иде. М.Шаһимәрдәнов |