КЫЗУЛА’У ф. 1. 1) Тизлекне арттыру; тиз бара башлау. Поезд кызулый. Вагон тәгәрмәчләре рельс ялгаулары өстеннән тигез тавыш белән сугып үтүләрен ешлата баралар. Ә.Еники. Ялына, маңгай чәчләренә, койрыгына төрле төстәге тасмалар, тимер, бакыр кисәкләре тагылган акбүз ат, су исе, кырлар исе сизеп, куанып кешнәп җибәрде, куганны да көтмәстән, кызуларга тотынды. Н.Фәттах. Ләкин арыган аяк буыннары аны тыңламый интектерде: адымнары ешайса да, әллә ни кызулый алмады ул. Г.Гыйльманов 2) Ашыктыру, тизләтү. Урам буйлап үтеп-сүтеп йөрүчеләрнең беришесе, --- кинәт туктала да, башын чайкап, тоткыннар төркеменә бик озак карап кала, ә беришесе, киресенчә, --- адымын кызулый иде. М.Галәү. Шәмси арбачыны кызулый-кызулый кайтып керде. Г.Исхакый. – Әнә теге зәңгәр тәрәзәле йорт, узмагаек тагы, [атларны] алай кызулама, – диде әни. Н.Гыйматдинова 2. кызулап рәв. мәгъ. Тиз-тиз, шәп итеп, ашыгып. Ул [ай], шундагы элек чыккан йолдызларны куып йитәргә теләгән кебек, кызулап йөзәргә кереште. Г.Исхакый. Исәнтәй кызулап төньякка таба юнәлде. Н.Фәттах. Гыймаделислам, ярык каба төбе белән нык кына кизәнеп, Бибиәсманың җилкәсенә тондырды һәм кызулап өйдән чыгып китте. Д.Каюмова Кызулап тору Бертуктаусыз кызулау, ашыктыру. Шуңа күрә дә Сабир бүген үзе чуерташ юучыларны кызулап торачак, инженерга әйтеп, мотористның «кнопка»сын бераз басачак. А.Алиш Кызулый бару Торган саен кызулау. Фәрхетдин ирексездән кызулаганнан-кызулый барды. А.Расих. Түбәнгәрәк төшкән саен, чәнәшкәң һаман кызулый бара. Г.Бәширов Кызулый башлау Кызуларга тотыну Кызулый төшү Бераз кызулау; тагы да кызулау. Саткай, ахрысы, хәл җыя баргандыр: болын уртасындагы зур таллыкларны үткәч кызулый төште. Г.Ибраһимов. Ул, авылга кергәч, бабайны әйдәп, тагы да кызулый төште. Г.Гобәй. Алар [Тотыш белән Аппак] атларын кызулый төштеләр. Н.Фәттах |