КЫЗУЛАТУ ф. 1) Тизләтү, шәбәйтү. Оста йолдыз ярып килә торган көймәне күргәч тә юлын кызулатты. Г.Исхакый. Ул, авылга кергәч, йөрешен кызулатты. Ш.Камал. Эшне кызулаттылар. А.Алиш 2) Ашыктыру Кызулата башлау Кызулатырга тырышу Кызулата бару Торган саен ныграк кызулату. Хәрәкәтләрне башта салмак эшләү, ә аннары кызулата бару Кызулата төшү Тагын да ныграк кызулату. Рәхмәй абзыйсы атны кызулата төште, һәм алар тузан, йон, сөт исе аңкыган көтүнең нәкъ алдыннан уздылар. Ә.Еники. Әдһәм, адымнарын кызулата төшү генә түгел, хәтта чаба ук башлаганын үзе дә сизми калды. Ф.Хөснетдинов. Илвир Чулманский адымнарын кызулата төште. М.Шаһимәрдәнов Кызулатып җибәрү Соңгы вакытта гына, хәзер кызулата башлау. Эшне кызулатып җибәрделәр |