КЫЗУЛАНУ ф. 1) Кызу, эсселәнү, температура күтәрелү (һава тур.). Җәй йитеп, көн кызуланган саен, кан сыекланганнан-сыеклана бара. Г.Исхакый

2) Тизлекне арттыру; йөрешне тизләтү. Ат кызуланганнан-кызуланды. Г.Исхакый. Бер сәгать тә, сәгать ярым да узып китте, полк шулай кызуланып баруында дәвам итте. Г.Бәширов. Бер авылны узып, кызулана гына башлыйсың, алда икенче авыл күренә. Шәһри Казан

3) Ашыгу, кабалану. [Үрдәкләрнең] Арттагылары, быкылдауны тагы арттыра төшеп, кызулана-кызулана, ярлардан тәгәрәп төштеләр. Г.Исхакый. Кыз, балаларча чынлык белән, бөтен вакыйганы яңадан, каушап, кызуланып сөйләп бирде. Г.Ибраһимов

4) Ярсу, ярсып чыгу, кызып китү, әсәрләнү. Вәли кызуланып сугам дигәндә, Фәтхи тайпылып кала. Ф.Сәйфи-Казанлы. Яшермим, мин Уфадан шактый кызуланып кайткан идем. А.Хәлим. Кызуланып әйткән сүзләренең рас килүеннәндерме, Гөлсинә апа ул вакытта әле аңышып та бетми. Ватаным Татарстан

5) Җанлану; көчәю, шәбәю. Соңыннан, нинди генә кыенлыклар булса да, эшләр кызулана, киң колач җәеп җибәрә. Ватаным Татарстан

Кызулана бару Торган саен кызулану. Глобализация, ассимиляция кызулана барган саен, хәл катлаулана, четерекләнә генә бара. Р.Фәйзуллин

Кызулана башлау Кызуланырга тотыну

Кызулана төшү Бераз кызулану. Иделнең салмак агымы кызулана төшкән туры[сыннан] узышлый, Гәрәй уйчан гына әйтеп куйды. К.Нәҗми

Кызуланып алу Беразга кызулану

Кызуланып бару к. кызулана бару. Манёврлар әле яңа гына кызуланып бара башлады. Һ.Такташ

Кызуланып йөрү Күпмедер вакыт кызуланган хәлдә булу. Бер көн иртә белән начальник белән могавин (ярдәмче) икесе дә кызуланып йөри, надзирательләр чабыша, әбрәкәйләр тазартылды, карбулка сибелде, өй аллары белән коридорларга нарат майлары сибелде... Г.Бубый. Менә-менә яңгырлар башланмагае дип, шуңарчы уракны ничек тә төгәллисе иде дип, бик тә кызуланып йөргән көннәр иде бу. Р.Төхфәтуллин

Кызуланып китү Соңгы вакытта, ниндидер вакыттан яки вакыйгадан соң кызулану; ярсуын тота алмау. – Ә азәрбайҗаннарга каршы сез нәрсә әйтә аласыз? – дип кызуланып китте мәдәният министры Әюп улы. В.Исламетдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә