КЫЗУ II с. 1. 1) Кызган, эсселәнгән; югары температуралы, бик эссе. Социалистик илебез тарихи, зур вакыйгалар алдында торган чакта, сез, мунчаның кызу ләүкәсеннән чабынып төшкән картлар төсле, хәлсезлеккә сабышкансыз. К.Тинчурин. Гөлбануның өстеннән тау төште, миченнән күмерләрен бер чүлмәккә алып сүндерде, куна такта өстендә камырны зур-зур икмәкләр ясап әвәләде, онлады да кызу мичкә тыкты. Г.Ибраһимов. Шатлык килә кызу ялкын булып, Күтәрелеп домна миченнән ---. Х.Рахман 2) Эссе һавалы, эссе. Көн кызу булырга чамалый иде. М.Галәү. Шушындый кызу көндә өйдә утыру бик үк рәхәт булмаса да, солдаттан кайткан егетнең бөтен эч сере, үткәннәре белән уртаклашмагач ни була, ди, ул? Ф.Яхин. [Мальтада] Җәйнең иң кызу көннәрендә дә эсселек егерме биш градустан күтәрелми, кышның иң салкын көннәрендә дә термометрның терекөмеше плюс ундүрттән аска төшми. М.Юныс 3) Зур тизлекле, тизлеге зур булган; бик тиз бара, ага, үтә торган. Ишек алларында, тыкрыкларда, урамнарда кызу хәрәкәт башланды. Г.Бәширов. Шәмси салкын су берлән юынып, тәнендәге ялкаулыкларны өстеннән төшерү өчен кызу-кызу хәрәкәтләр ясап барганда, Анна Васильевна миләш төбендәге өстәлгә аш урыны хәзерләгән, ап-ак ашъяулык өстенә тәрилкәләр, чәнечкеләр, салфетлар куйган иде. Г.Исхакый. Юыла-юыла агарып беткән кәчтүм-чалбары, чалбар балакларын кыстырып куйган оекбашлары, йомшак башмаклары, киез эшләпәсе һәм дә кызу-кызу адымнары аңа бик килешеп тора иде. Ф.Яхин 4) күч. Киеренке, ашыгыч башкарыласы эшләр күп булган. Шуңа күрә дә, «Һәйәт» идарәсе урнашкан йортта ул көннәрне кызу эш кайнап торды. М.Галәү. Болар кайтып йортка кергәндә, инде монда иртәнге эшкә кызу хәзерлек башланган иде. Г.Ибраһимов. Ничек инде ул, шундый кызу эш вакытында сугыш башлыйлар? М.Мәһдиев. Җитмәсә ул да [Хәйретдин агай да] кызу эш өстендә каланчада йокы симертә. А.Гыйләҗев 5) күч. Бик көчле, каты; вакыйгаларга бай булган. Яңадан бер-ике сәгатьлек гаять кызу сугыштан соң, дошман көймәләре качарга тотындылар. Ф.Әмирхан. Бу еллар – кызу сыйныф көрәше, революция көрәше еллары. Г.Нигъмәти. Һәркайда таралып яткан җимерек коймалар, кыйшайган йортлар, җимерек коелар гына кайчандыр монда кызу тормыш барганлыгы, язмышлар яшьнәгәнлеге хакында сөйли. Г.Гыйльманов 6) күч. Бик көчле, дәртле, тирән, кайнар (хис тур.). Алар кызу, кайнар мәхәббәт белән тулган хатлар языштылар. А.Шамов // Хисле, тойгылы, хискә бай, тойгыга бай. Гөл битеннән үпсәм кызу ирнем белән, Бар вөҗүдемне илаһи бер мөкатдәс нур баса. М.Гафури. Кызу дәрт 7) күч. Тиз ярсый торган, тиз әсәрләнүчән, тиз кабынучан, хискә тиз бирелүчән. Берәү кылыч булса, берәү кын булсын, берәү кызу булса, берәү тын булсын. Мәкаль. – Кызуын кызу түгел мин, ләкин юләрен юләр инде, – диде. А.Шамов 2. и. мәгъ. 1) Һава эсселәнүенең, җылынуының югары дәрәҗәсе, эсселек. Мунча җәһәннәм кебек кайнады, кызуга чыдарлык хәл калмады, сулыш алырга һава бетте, чуаш карчыгы үзе, кызның түзә алмый акырынуына карамастан, ләүкәдә аны туктаусыз әйләндерә башлады. Г.Ибраһимов. Шау-шулы ыгы-зыгысы, тынны кыса торган кызуы, тәртипсез гөрелдәве белән көндез мине чуалта, томаландыра һәм ялкауландыра да Хәятны үзенә кирәкле мәсьәләдән аерып тора иде. Ф.Әмирхан. «Самавыр куйсаң, самавырга юшкыны утырмый, җәйге кызуда урак урганда эчеп җибәрсәң, үзенең салкынлыгы бөтен тәнгә тарала, әллә нинди баллы эчемлекләрең дә кирәкми!» – дип куялар [Миләүшә авылы халкы елга сулары турында]. А.Алиш 2) Дәрт, көчле хис. Кызу сүнде йөрәктә. Г.Тукай. Йөрәкләрендә утыз ел элек кабынган мәхәббәт ялкынының кызуы басылмады. Г.Минский 3) Температура. Гөлбану үзенең кечкенә дусты Фагыйләне бүген авыру кызуында менә шул вакыты, шул җиләкләре белән сагынды. Г.Ибраһимов 3. рәв. мәгъ. 1) Югары температура хасил итеп, эссе булырлык итеп. Мунча үзе, кергәч тә башны куырып алырлык итеп, кызу ягылган. М.Гали. Мунча чиксез кызу ягылган, тәнне пешерерлек итеп эссе салынган иде. М.Галәү. Шуннан ике сәгать үткәч, [карчык Хәернисаны] кызу ягылган кара мунчага алып барды. Г.Ибраһимов. Кызу яну 2) Тиз, шәп, ашыгып; зур тизлек белән. Ул сүзне кызу сөйли һәм «инде»ләрне күбрәк ычкындыра иде. Ш.Камал. [Анна] Кызу-кызу иттереп ишекне шылтыратты. Г.Исхакый. Зариф, сыңар кулы белән иңендәге мылтыгын уңайлый төшеп, кызу-кызу атлый башлады. Ә.Еники 3) кызуында. Кызган вакытта, кызган чакта. Бервакыт җәйнең кызуында, эш өстендә, боларның усаллыкларына чыдый алмыйча, хезмәтчеләре чыгып киткән. Әкият. Шатлыкның кызуында туйны итик. М.Фәйзи 4. хәб. функ. 1) Эссе, температурасы югары булу. Өйдә чыдап булмаслык кызу. Ф.Яруллин. Палаталары бик кызу икән. Форточканы гел ачык тоталар. Ф.Яруллин. Көннәр бик кызу тора, игеннәр дә ярыйсы гына. М.Мәһдиев. Көне дә бүген артык кызу. Г.Галиева 2) Киеренке булу, тизрәк эшләп бетерәсе булу. [Ирбулат:] Беләсең, бездә хәзер эш нинди кызу. Р.Ишморат. Исәнтәй бәйләнеп тормады: эше кызу иде. Н.Фәттах 3) күч. Тыныч түгел, ярсу. Кит лә, кояш! Уйнап йөрмә монда, Болай да бик кызу йөрәктә. Һ.Такташ ◊ Кызу канлы Тиз ярсучан, кызып китүчән. Әмма ачуы кузгалган кызу канлы Гайния бу эшне болай гына калдыра алмады. Ф.Хөсни. Үзе холыкка җиңел, кызу канлы иде Вәликәй Капар малае Миңлебай. З.Зәйнуллин. Өйдәге, чоландагы, тагын синнек-келəтлəрдəге күгəрек исле барча иске-москы туннар да кызу канлы Газзəтарафыннан җентекләп тикшерелде. М.Шаһимәрдәнов. Кызу канлылык Тиз ярсучан, кызып китүчән булу, хискә бик тиз бирелүчәнлек. Икенчедән, Казанны саклаучыларны символлаштыра торган Чура батырның үз-үзен тотышында да вакыт-вакыт кызу канлылык, дуамаллык һәм күбрәк үз көченә генә таяну кебек сыйфатлар да сизелеп кала. М.Бакиров. Кызу кулдан Бер кызгач, бер кызып киткәч. Кызу кулдан [бу эшне] бетереп алдык. Г.Ибраһимов. Исән-сау калган кешеләрнең күбесе фронттан кайтканга күрә, урамнарда ир-ат күбәйде, кызу кулдан туй уйнатып алучылар да булгалады. Ә.Еники. Кызу табигатьле к. кызу канлы. Кызу табигатьле, көчен кая куярга белми торган Григорян үз взводына күтәренке күңел белән кайтты. Г.Әпсәләмов. Кызу тоту 1) Тиз эшләү, озакка сузмау. Шул арада Исак килеп керде. – Ну, егетләр, кызурак тотыгыз, бүген бетерергә кирәк, иртәгә калмасын, кич белән неводчылар килә, иртәгә невод салырга булыр, – диде. Ш.Камал. Эшне кызу тоталар. Р.Әмирхан. Ярман кәмпүтере эшне ай-һай кызу тота икән: өч көннән безне чакыртып та китертте. М.Шаһимәрдәнов. 2) Ашыктыру, тизләтү. Алар вакытны бик кызу тотарга һәм бөтен эшне күз ачып йому тизлегендә башкарырга булдылар. Г.Минский. Кызу холыклы к. кызу канлы. Әти – горур һәм кызу холыклы нәселдән. Безнең гәҗит |