КЫЗУ I ф. 1) Эсселәнү, югары температура барлыкка килү (берәр предмет тур.). Кызган тимер белән көйдереп бетерер идем мин аларны [угрыларны]!.. Ә.Еники. Ул арада уттагы тимер дә кып-кызыл булып кызган. Ф.Яхин. Әнә хатын кайнаган чәйнек астына да, кызган таба астына да сезнең китапны куеп кинәнә. Ф.Дәүләтбаев

2) Һава эсселәнү, һаваның температурасы югары күтәрелү. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми, Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми. Г.Тукай. Тик кызган һава тиз генә суынмады. Г.Гобәй. Өй эче шартлар хәлгә җитеп кызган иде. А.Хәлим

3) Утта, табада пешү, пешеп, ашамлык хәленә килү. Бераздан борыннарга утта кызган бәрәңге исе бәрелде. К.Нәҗми. Гөлбану ике генә чынаяк эчеп өлгерде, тигез кызалармы икән дип, мичне ачып, икмәкләрен карады да яңа оеган катыкны күтәреп тышка чыкты. Г.Ибраһимов

4) Дымлылыктан җылынып бозылу, чери, бурсый башлау (печән, ашлык һ.б.ш.). Гәрәбә бодайлар каралалар, күгәрәләр, кызалар, төтенләп яна башлыйлар. И.Салахов. Басудан керсә ни, амбарда кызган ашлык әйләндереп бер булабыз. Ашыктырып кертеп тутырттырдылар да, әнә кызып ята игеннәре. Д.Булатова. Төнгә кадәр эшлибез, арыттыра, өйгә кайтып тормыйча, кызган ашлык өстенә ятып йоклыйбыз. Кызыл таң

5) Тәннең температурасы күтәрелү, эсселәнү. Мәгъсүм торып утырды, анасының кулыны үпте, янә аркасы үзрә ятты, тәннәре кызып, сусаган кеби булып, су сорады. З.Һади. Тәннәрем бер кызды, бер туңды. М.Әмир

6) Җылыну (двигатель тур.). Кызган мотордай, Сабир да кызды. А.Алиш. Автомобиль бензинда эшли башлап, двигатель билгеле бер температурага кадәр кызгач, автомат рәвештә метанга күчә. Безнең гәҗит

7) Тизлекне арттыру, йөрешне тизләтү. Трактор төтен чәчеп кызып китте. М.Гафури. Баш килә, шундый каты, шундый кызып, полный ход килгән трамвайдан узып. Г.Тукай

8) күч. Җанлану, җанланып китү; шәбәю, интенсивлашу. Төш алдына хәтле бәйрәм кызмады. Ш.Камал. Уеннарның кызган чагы, болын өсте яшьләр белән кайнап тора. М.Галәү. Сөйләшүнең иң кызган җирендә бака тавышы белән телефон чөрелдәп куйды. Ә.Дусайлы // Көчәю, көчәеп китү. Ләкин ачу моның белән бетми, Кызган саен кыза тагын да. З.Мансур. Авылда хәзерге көндә сыйнфый көрәш иң кызган вакыт. Һ.Такташ

9) Зур киеренкелек барлыкка килү, вакыйгалар катлауланып китү. Сәяси тормыш кызып, тыныч тору дәверенең канлы корбаннарын китереп чыгаруга барып җитә. Г.Нигъмәти

10) күч. Ярсу, ярсып китү. Шибай карт авырып ята иде, шулай да кызмады, бераз көлде. Г.Ибраһимов. [Госман:] Гайшә апа, кызмагыз әле, Зәйтүнә бик дөрес эшләгән... С.Поварисов. – Әхәт Сабирович, кызма инде. Тынычлан. Эчмәгән кешенең авызына коеп булмый бит, – дип тынычландырырга тырышты аны банкир. Р.Мөхәммәдиев

11) күч. сөйл. Беркадәр исерү, исерек хәлгә килү. Батыргали агай, бик исерек булмаса да, яхшы ук кызган, күз аллары томалана башлаган иде. Ш.Мөхәммәдев. Әхмәди яхшы ук кызган, башкалар да бераз кызмачалар, егет гармонен бик нык тартып уйный. А.Әхмәт

12) күч. Кызыгу, кызыксыну уяну. Хатка каршы хат языйм! Эчтән уйлыйм: – Тукта, дим, кызлар кызарлык шәп языйм. Ш.Бабич. Шулкадәр зур дәүләт иясе булганга, башка кешеләр һәрвакыт кызып карыйлар иде. Г.Исхакый

13) Тәмен таба башлау, мавыгып китү. Тора-бара уенчылар кыздылар

Кызган баштан Исерек килеш, исерек хәлдә, салган баштан. Кызган баштан чатыр чабып, атны күбеккә батырып авылга кайтып кердем дә урам уртасында тавыш чыгардым. М.Мәһдиев. Әгәр кызган баштан сугышка чыгып, аларны бәхетсезлеккә дучар итсәгез, үзегез үк үкенәчәксез бит, җан тынычлыгы тапмаячаксыз. М.Кәбиров. --- ул, чынлап та, колхоз амбарына ут төрткән булган. Кулак дип, келәтеннән соңгы икмәген алып чыгып киткәч, кызган баштан барган да төрткән… Г.Гыйльманов. Кызган табага бастыру (утырту) Кемне дә булса бик нык тиргәү, орышу, ачулану; утлы табага бастыру. Шулай ул, меңләгән кешене кызган табага утырткандай авызына каратып, очкынлы сүзләрен як-якка чәчте-чәчте дә сүзне кинәт икенче якка борып җибәрде. Н.Фәттах. Ә мин ике ревизия арасында ут йотып, әнә көям, менә янам дип, кызган табага баскандай сикергәлим. И.Салахов. Кызган табага да утырганны Кайчакларда сизми каласың. Ә.Ситдыйкова. Кызган тимер белән көйдерү Барлык чараларны кулланып, нәрсәнедер һич аяусыз юк итү, бетерү. Һәртөрле җебегәнлекле салкынлыкны, җавапсызлыкны кызган тимер белән көйдерәчәк. Ә Еники

Кыза бару Торган саен кызу. Ә мәҗлес кызганнан-кыза бара. Ә.Еники. Аңлый ул: хәзер Зәйнулла, эчтән кыза барып, килүчеләргә бәйләнергә юл эзләячәк. З.Зәйнуллин. Кояш күтәрелгән саен, Сабантуй кыза барды. Ф.Яхин

Кыза башлау Кызарга тотыну. Болайга киткәч, Гыйльми түти дә кыза башлады. Г.Бәширов

Кыза китү к. кызып китү. Ә кияү инде кыза киткән иде. М.Мәһдиев

Кыза төшү Элеккедән дә ныграк кызу. – Кем соң сез, профессиягез буенча кем? – дидем, үзем дә сизмәстән кыза төшеп. Ә.Еники. – Зур Рәсәйнең проблемасы да зур аның, – диде Илвир кыза төшеп. М.Шаһимәрдәнов. Бераз кыза төшкәч, бу сакаллы тагын сикереп торды: «Милләт өчен! – дип кычкырды. – Торып басып эчик». Р.Зәйдулла

Кызып алу Исереп җитү. Мәҗлес уртасында, бераз кызып алгач, сүз тагын төсле тәнлеләр тирәсендә бөтерелә башлады. Р.Батулла. Бераз кызып алгачмы, әллә үртәлепме яки артык мактап ташлаулары күңеленә хуш килепме, ни сәбәпледер җырлап җибәргән бу. Ф.Яхин. Заһри кода да ярыйсы гына кызып алган иде. М.Мәһдиев

Кызып бару к. кыза бару. Мәҗлес әле кызып кына барса да, [Хәлил] кузгалырга вакыт җиткәнлеген чамалады. Ә.Еники. Официантка, аларның кызып барган әңгәмәсен өзмәскә теләп, тын гына кайнар солянкалар китереп куйды. А.Гыйләҗев. Кызып барган манзарабызны сүрелдерергә теләпме, әллә инде карт кешене тынычландырырга теләпме, моңа кадәр дәшми генә утырган бер журналист әйтә куйды: ---. Шәһри Казан

Кызып бетү Тулысынча кызу. Кызып беткән уен, сугыш бу вакытта туктап тора. М.Мәһдиев

Кызып җитү Тәмам кызу. Сафа белән Саҗидә бии-бии тәмам кызып җиттеләр. М.Галәү. Мәүлиха тәмам кызып җиткән, аның борын канатлары селкенгәләп китә, күзләре ачулы карый иде. Г.Бәширов. Зәйнәпнең тавышы куркыныч булып, коточкыч булып яңгырады. Тик Ильяс та кызып җиткән иде инде. К.Тимбикова

Кызып китү Кинәт кызу; хәзер, шушы минутта кызу. Дусларның хәзергә кадәр кызып китә алмаган сөйләшүләренә дә җан керде. Ф.Әмирхан. – Әх син, туң күчән, иштең ишәк чумарын! – дип кызып китә хәлфә. Ә.Еники. Тегенең [председательнең] кызып китеп артыгын әйтеп ташлый торган гадәте бар иде. З.Зәйнуллин

Кызып ташлау к. кызып китү. – Алай булгач, Сабан туенда мәйданга чыгып көрәшик без, кем җиңә, Сөембикә шуңа була, – дип кызып ташлаган, ди, Тәфкил. М.Шаһимәрдәнов

Кызып тору Кызган хәлдә булу. Элекке кебек тоттыру кая, пырых-пырых итеп, үзалдына холыксызланып, кызып тора [ат]. Г.Ибраһимов. Ул үзе яңакларының бик озак кызып торуын сизеп алды. Г.Әпсәләмов

Кызып чыгу Тәмам кызу. Дежур хатынның бите тимгел-тимгел кызып чыкты. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә